Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чын егетләр чыкты бозга

Узган атнада "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының боз аренасында хоккей буенча турнир узды. Ул Бөтенроссия хоккей көненә багышланган иде.

Хоккей миллионнарның яраткан уены. Безнең районда да аның белән мавыгучылар байтак. Чын ир-егетләрнең боздагы көндәшлеге тамашачыларны битараф калдырмый. Бу көнне көч сынашырга күптәнге көндәшләр-МУП "Балык бистәсе", "Агрохимсервис", Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Олы Елга, Тегермәнлек авыл җирлекләре командалары килгәннәр иде. Кызганычка каршы, хоккей ярышларында һаман шул бер үк командалар чыгыш ясый.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Илһам Валеев спортчыларны һәм тамашачыларны сәламләде. Ул районда спортны үстерүгә зур игътибар бирә, бигрәк тә хоккейны ярата.
-Хоккей безнең районда үсеш ала,-диде ул. -Аерым уңышларыбыз да бар. Төп бурыч спортка яшьләрне күбрәк тарту. Шул вакытта җиңүләр дә килер. Матур, намуслы уен телим сезгә.
Командалар ике группага бүленеп ярыштылар. Үз группаларында җиңүчеләр финалда очраштылар. Бик күпләр фаразлаганча, турнирның төп матчында МУП "Балык бистәсе" һәм Күгәрчен командалары уйнадылар. Бу юлы да балыкбистәлеләр өстен чыкты. Өченче урынны "Агрохимсервис" командасы алды. Дүртенче урында котлыбөкәшлеләр калды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алда хоккейчыларыбызны яңа уеннар көтә. Тиздән район башлыгы призына турнир уздырылачак.

Рәсемдә: уеннан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев