Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпионнар әллә кайда тумый

Сочида 7-16 март көннәрендә XI нче Паралимпия, ягъни физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спортта көч сынашулары бара. Анда милләттәшләребезнең катнашуы да куанычлы хәл. Күрше Саба районы егете Рушан Миңнегулов, Түбән Камадан Марта Зәйнуллина һәм Башкортстаннан Ирек Зарипов та көч сынашалар. 1956 елда райондашыбыз Геннадий Бухаринның Олимпия уеннарында җиңү яулавын искә алсак,...

Сочида 7-16 март көннәрендә XI нче Паралимпия, ягъни физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спортта көч сынашулары бара.
Анда милләттәшләребезнең катнашуы да куанычлы хәл. Күрше Саба районы егете Рушан Миңнегулов, Түбән Камадан Марта Зәйнуллина һәм Башкортстаннан Ирек Зарипов та көч сынашалар. 1956 елда райондашыбыз Геннадий Бухаринның Олимпия уеннарында җиңү яулавын искә алсак, безнең арабызда шундый исемле, көчле спортчылар чыкмасмы икәнни дигән уй башка килә. Югыйсә, районыбызда уңай шартлар, мөмкинлекләр шактый бит хәзер. "Дельфин" спорт комплексы администраторы Рушания Садыйкова да моның белән килешүен белдерде.
-Бездә бүген дистәдән артык спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкин. Ә укучы балалардан бер тиен дә түләү алынмый. Өченче ел инде өлкән яшьтәге һәм хезмәт ветераннары өчен "Сәламәт бул" клубы уңышлы эшли. Алар бассейнда йөзеп тәҗрибәле тренерлар кул астында күнегүләр ясап, сәламәтлекләрен ныгыталар. Физик чикләнгән затлар өчен дә шартлар тудырылган ,-ди ул.
Шунысын да әйтәсе килә, пенсионерлар өчен ташламалы бәя каралган. Күңелен биреп сәламәтлеген ныгыту максатыннан йөрүчеләргә тәҗрибәле тренерлар савыктыру күнегүләре буенча төпле киңәшләрен бирәләр. Еш кына лаеклы ялга чыкканнар арасында: төрле дарулар алуга да бик күп акчалар китә, дигән зарлану сүзләре ишетергә туры килә. Әмма бирегә йөрүчеләр: спортзалга йөрсәң, бу даруларга дигән акчаларны янга калдырырга мөмкин, дигән фикердә. Әнә, "Сәламәт бул" клубына йөрүче өлкән яшьтәгеләр арасында да быел йогышлы авырулар белән интегүчеләр булмаган да диярлек. Һәркем өчен мөмкинлекләр зур биредә. Кем белә, бәлки әле районыбыздан да көчле спортчылар, Олимпия чемпионнары үсеп чыгарлар.
Идрис Аметов.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X