5-6 июль көннәрендә "Яшьлек" стадионында Татарстан Республикасы беренчелегенә икенче лига футбол командалары арасында зона ярышлары булып узды. Анда Биектау, Чистай, Кама Тамагы һәм безнең район футболчылары көч сынашты. Бу лиганың ике тапкыр чемпионнары булган командабыз быел җиңелү ачысын татыды. Әмма егетләребез төшенкелеккә бирелмиләр.
Хәзер алар зона ярышларының икенче әйләнешенә әзерләнәләр. Ул 26-27 июльдә Кама Тамагы районында узачак.
фото yandex.ru
Нет комментариев