Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бәйгенең бүләк ияләре билгеле

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл",-ди татар халык мәкале. Чыннан да, бары тик сәламәт, спорт белән шөгыльләнгән кеше генә чиксез хыялларын тормышка ашыра ала. Күзләреннән тормышка мәхәббәт, яшәү дәрте ташып тора. Безнең укучылар да спорт белән бик дуслар Әле яңа гына традициягә әверелеп киткән, көзге кроссны үткәрдек. Кросста катнашучылар салкын дип тә, юеш...

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл",-ди татар халык мәкале. Чыннан да, бары тик сәламәт, спорт белән шөгыльләнгән кеше генә чиксез хыялларын тормышка ашыра ала. Күзләреннән тормышка мәхәббәт, яшәү дәрте ташып тора.
Безнең укучылар да спорт белән бик дуслар Әле яңа гына традициягә әверелеп киткән, көзге кроссны үткәрдек. Кросста катнашучылар салкын дип тә, юеш дип тә тормадылар, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 1нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныф укучыларына кадәр бөтенесе дә катнашты. Беренчеләрдән булып башлангыч сыйныф укучылары арасыннан Илфир Насыйбуллин (4 сыйныф) һәм Рузилә Исхакова (4 сыйныф); 5-7нче сыйныфлардан - Рифат Заһидуллин (5 сыйныф) һәм Адилә Вафина (5 сыйныф); ә инде өлкән сыйныфтан иң зур бүләккә ия булучылар-Айнур Насыйпов (10 сыйныф) һәм Гүзәл Габдрахманова (8 сыйныф) булды.
Спортчыларга бүләкләр дә зурдан иде. Кроссның даими иганәчесе, авылдашыбыз Илһам абый Бәдретдинов безгә кыйммәтле бүләкләр, медальләр һәм махсус Кубок та әзерләгән иде. Аңа әлеге яхшылыклары өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев