Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бу бәйгене уздыру гадәткә керде

Узган атна ахырында һәм бу атна башында "Дельфин" янәшәсендәге шугалак йөзләгән хоккей сөючеләрне үзенә жыйды. Биредә "Ата-аналар кубогы" өчен яшүсмерләр арасында хоккей бәйгесе узды. Шунысын да билгеләп үтик, әле кубок өчен ярышлар инде алтынчы тапкыр оештырыла. Һәм аның популярлыгы елдан-ел үсә бара. Бу хакта командаларның күп булуы, бәйгенең өч көн...

Узган атна ахырында һәм бу атна башында "Дельфин" янәшәсендәге шугалак йөзләгән хоккей сөючеләрне үзенә жыйды. Биредә "Ата-аналар кубогы" өчен яшүсмерләр арасында хоккей бәйгесе узды. Шунысын да билгеләп үтик, әле кубок өчен ярышлар инде алтынчы тапкыр оештырыла. Һәм аның популярлыгы елдан-ел үсә бара. Бу хакта командаларның күп булуы, бәйгенең өч көн дәвамында баруы да ачык дәлил. Быел көч сынауларда 8 команда катнашты. Финал ярышларына үткән "Дельфин", "Ямаш", "Тегермәнлек" һәм "Юлсубино" командалары призлы урыннар өчен көч сынаштылар. Бу командаларның хоккей бәйгеләрендә инде беренче тапкыр гына очрашуы түгел. Шуңа бер-берсен яхшы белгәнлектән, ярышлар зур киеренкелек белән барды. Ни генә булмасын, һәр бәйгенең үз җиңүчесе була. Кубокка "Дельфин" командасы лаек булды. Әлеге команда белән финалга чыккан ямашлылар икенче урын белән канәгатьләнделәр. Бәйгедә җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Инде берничә ел рәттән "Круг" җәмгыяте директоры Юрий Караганов ярышларның төп спонсоры булып тора. Быелгы ярышларга Рәдис Имамов белән Илнур Гыйниятуллин да үзләреннән зур матди ярдәм күрсәттеләр.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев