Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бәткедә бадминтон буенча район беренчелеге ярышлары булып узды (ФОТО)

    Узган шимбә көнне Бәтке мәктәбендә бадминтон буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район беренчелегенә шәхси-команда ярышлары булып узды.

    Район күләмендәге бәйгенең нәкъ менә Бәтке мәктәбендә мәктәбендә үткәрелүе очраклы түгел. Бу мәктәптә бадминтон иң популяр спорт төрләреннән санала. Барлык укучылар да яратып уйныйлар аны.

    Ярышта 6 мәктәп командасы, барлыгы 52 яшь спортчы катнашты. Алар 8 яшь категориясенә бүленеп көч сынаштылар. Барлыгы 15 призлы урын алып Бәтке мәктәбе командасы (тренер Рәис Хәлилов) беренче урынны яулады. Зал хуҗаларына стеналар да булышты булса кирәк. Ранил Сөләйманов, Ризәлә Хәлилова, Никита Талалаев, Дамир Хисмәтов, Нияз Хисмәтов, Гүзәл Нуриева үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны алдылар.

    Икенче урынга Балык бистәсе икенче мәктәбе һәм гимназия укучыларыннан торган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (тренерлары Андрей Смолин, Динар Гайниев) чыкты. Бу командадан Салават Галиуллин, Зилә Сөнгатуллина, Руслан Нәбиуллин, Даря Бочарова, Алсу Сафина беренче урыннарда калдылар.

    Тренер Марат Хөснетдинов җитәкчелегендәге Күгәрчен мәктәбе бадминтончылары өченче урында калдылар. Рәмис Нәбиуллин, Айсылу Динмөхәммәтова беренче урыннарны алдылар.

    Ярышларның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтәсе килә. Турнир һәр яшь группасында иң көчле, перспективалы бадминтончыларны ачыкларга мөмкинлек бирде. Алардан тупланган җыелма команда Татарстан укучыларының X нчы Спартакиадасында район данын яклаячак.

    Илгиз Җамалиев.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: