Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Биектау авылында заманча яңа хоккей коробкасы сафка басты ( фотолар)

Кичә бу авыл яшьләренең ничек сөенгәнен күрсәгез иде сез!

Татнефть химаячелегендә районыбызда төзелгән хоккей коробкаларының бишенчесе булды ул. Ике миллионнан артыграк сумга төшкән. Әлеге мәйданчыкны , җылытылган киенү-чишенү, ял итү урыннарын, балар өстендәге киемнәрне күрүгә : и, бәхетле дә балалар инде болар , диясе килә. Соңгы елларда барлыкка килгән җиде универсаль мәйданчык та яшьләребезнең бүгенге олы мөмкинлекләре турында сөйли булса кирәк. Биектау авылындагы хоккей коробкасын ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Илһам Валеев алга таба да район авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнү, сәламәт тормыш алып бару өчен мөмкинлекләрнең киңәячәгенә, шартларның яхшы якка үзгәрәчәгенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X