Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләр унлыкта!

Соңгы елларда районыбызда спортның бадминтон төре популярлашып китте. Аның белән олылар да, балалар да яратып шөгыльләнәләр. Бадминтон балаларга аеруча файдалы. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра. Монннан тыш күзгә дә бик файдалы икән. Уен барышында воланны күзәтү күзләргә менә дигән гимнастика. Узган ел балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучылар Динар Гайниев, Алмаз...

Соңгы елларда районыбызда спортның бадминтон төре популярлашып китте. Аның белән олылар да, балалар да яратып шөгыльләнәләр. Бадминтон балаларга аеруча файдалы. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра. Монннан тыш күзгә дә бик файдалы икән. Уен барышында воланны күзәтү күзләргә менә дигән гимнастика. Узган ел балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучылар Динар Гайниев, Алмаз Мөхәммәтшин кул астында шөгыльләнүче балалар күп кенә республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
15-16 февраль көннәрендә Алексеевск поселогында яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенең үзәк лига ярышлары булып узды. Анда Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Лаеш, Спас һәм безнең районнан яшь спортчылар көч сынашты. Турнирда Динар Галиуллин һәм Нияз Бәйрамханов уңышлы чыгыш ясадылар. 1998-2000 елгы үсмерләр арасында парлы разрядта 3 нче урынны алдылар. Динар Галиуллин Әлки районыннан Алсу Сафина белән бер парда уйнап та 2 нче урынга чыкты. Безнең спортчыларыбыз ТР чемпионатының финалына чыктылар. Ә командабыз республикабызның иң яхшы ун командасы исемлегенә керде. Финал ярышлары май аенда Казан шәһәрендә узачак. Якташларыбызга яңадан-яңа спорт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев