Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең Ильяс–җиңелү белмәс

Күптән түгел Түбән Новгород шәһәрендә каратэ-Водо-Кай буенча регионара ачык чемпионат булды. Анда Чувашия, Башкортстан, Татарстан һәм Россиянең башка регионнарыннан 150 гә якын яшь спортчы көч сынашты.

Якташыбыз, спорт остасына кандидат Ильяс Шәрәфетдинов бу мәртәбәле бәйгедә дә сынатмады. Ката, кумитэ программалары буенча беренче урыннарны яулады. Катада өлкәнрәкләр категориясендә чыгыш ясап та өченче урынны алуга иреште.


Ильяс көнчыгыш көрәш төрләре белән 5 яшьтән үк шөгыльләнә. Иң беренче тренеры-көрән билбау иясе Илнур Хамматов. Беренче сыйныфта укыганда район буенча гел беренчелекне ала. Өченче сыйныфтан республика, россиякүләм ярышларда катнашып призлы урыннарга чыга. 2012 елда спорт остасына кандидат нормативын үти. Бүгенге көндә Ильяс Шәрәфетдинов Казан энергетика университеты каршындагы көллият студенты. ТР каратэ федерациясе президенты В.Булавин кул астында осталыгын чарлый. Сентябрь аенда Мәскәүдә узачак Россия чемпионатына әзерләнә. Якташыбызга яңа уңышлар, җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев