Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Без–иң көчлеләр!

    24-26 август көннәрендә район үзәге стадионында футбол буенча ТР беренчелегенең беренче лигасы "Б" дивизионының финал ярышлары булып узды. Мондый югары дәрәҗәдәге турнир безнең районда беренче мәртәбә генә үткәрелә. Сайлап алу турын уңышлы үтеп безнең команда Татарстанның иң көчле футбол командалары белән очрашты. Финалга шулай ук Кукмара, Байлар Сабасы, Тәтеш, Болгар...

    24-26 август көннәрендә район үзәге стадионында футбол буенча ТР беренчелегенең беренче лигасы "Б" дивизионының финал ярышлары булып узды. Мондый югары дәрәҗәдәге турнир безнең районда беренче мәртәбә генә үткәрелә.
    Сайлап алу турын уңышлы үтеп безнең команда Татарстанның иң көчле футбол командалары белән очрашты. Финалга шулай ук Кукмара, Байлар Сабасы, Тәтеш, Болгар һәм Спас районы футболчылары да чыктылар. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы И.Валеев сәламләде. Ул футболчыларга гадел, матур уен, спорт бәхете һәм уңышлар теләде.
    Безнең район командасы җомга көнне тәтешлеләрне җиңде, шимбә көне кукмаралылар белән тигез исәпкә уйнадылар, якшәмбе көнне Байлар Сабасы командасы белән очраштылар. Балык бистәсе командасы матчның беренче минутларыннан ук инициативаны үз кулына алды. Дөрес, көндәшләр дә еш һөҗүм иттеләр. Беренче тайм 1:1 исәбе белән тәмамланды. Икенче таймда да балыкбистәлеләр активлык күрсәттеләр һәм тиздән исәп якташларыбыз файдасына 2:1 булды. Аннан соң да безнең егетләр сабалылар капкасы янында еш кунак булдылар. Әмма исәп үзгәрмәде.
    -Матч киеренке булды, көчлеләр җиңде инде,-диде ТР футбол федерациясе рәисе урынбасары Р.Әхмәдуллин. -Җылы һәм дусларча кабул иткәннәре өчен хуҗаларга рәхмәт. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды.
    -Дуслык һәм спорт җиңде,-дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин.
    Тантаналы һәм шатлыклы мизгелләр. Ярышларның кубогы һәм алтын медальләр безнең футболчылар кулында. Тамашачылар аларны алкышларга күмделәр. Молодцы!
    Рәсемдә: җиңүче команда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: