Бел безнекеләрне!
18 мартта Казан шәһәрендә каратэ Вода-кай (кумитэ) буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар булып узды. Анда республикабыз шәһәр, районнарыннан 100 гә якын яшь спортчы көч сынашты. Әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең район балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә тренер Олег Мамаков кул астында шөгыльләнүче яшь каратэчылар да катнаштылар. Спорт мастерлыгына кандидат Ильяс Шәрәфетдинов үз...
18 мартта Казан шәһәрендә каратэ Вода-кай (кумитэ) буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар булып узды. Анда республикабыз шәһәр, районнарыннан 100 гә якын яшь спортчы көч сынашты. Әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең район балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә тренер Олег Мамаков кул астында шөгыльләнүче яшь каратэчылар да катнаштылар.
Спорт мастерлыгына кандидат Ильяс Шәрәфетдинов үз яшь категориясендә (15-16 яшьлекләр) беренче урынны алу белән генә канәгатьләнмәде, өлкәнрәкләр белән дә алышты. Монда да барлык көндәшләрен бирелдереп җиңү яулады. Шулай итеп ике Кубокка ия булды өметле спортчыбыз. Ә Гүзәл Исмәгыйлова белән Дмитрий Крюков үз яшь категорияләрендә икенче урыннарны алуга ирештеләр. Хәзер яшь каратэчыларыбыз 6-8 апрельдә Казан шәһәрендә узачак Россия чемпионатына әзерләнәләр.
Рәсемдә: И. Шәрәфетдинов, Г. Исмәгыйлова, Д. Крюков тренерлары О. Мамаков белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев