Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Батырлар көч сынашты

    22 сентябрь көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Балык бистәсе муниципаль район башлыгы призларына ярышлар булып узды. Анда барлыгы 109 көрәшче көч сынашты. Беренче турнирда 1994-97 елгы үсмерләр көрәште, икенчесендә өлкәннәр бәйгесе булды. Көрәш бәйрәмен район башлыгы И.Валеев ачып җибәрде. Ул көрәшчеләргә матур, гадел көрәш теләде. Беренче булып келәмгә...

    22 сентябрь көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Балык бистәсе муниципаль район башлыгы призларына ярышлар булып узды. Анда барлыгы 109 көрәшче көч сынашты.
    Беренче турнирда 1994-97 елгы үсмерләр көрәште, икенчесендә өлкәннәр бәйгесе булды. Көрәш бәйрәмен район башлыгы И.Валеев ачып җибәрде. Ул көрәшчеләргә матур, гадел көрәш теләде.
    Беренче булып келәмгә яшь көрәшчеләр чыктылар. Алар 9 үлчәү авырлыгында иң көчлеләрне ачыкладылар. Һәрвакыттагыча Яңа Арыш, Күгәрчен, Котлы Бөкәш, Урахча, Шомбыт, Балык бистәсе яхшы командалар туплап килгәннәр иде. Шомбыттан Р.Гобәйдуллин (45 кг.), Олы Елгадан И.Галиуллин (50 кг.), Яңа Арыштан Р.Гобәев (55 кг.), Ф.Зарипов (65 кг.), ДЮСШ тан М.Мифтахов (60 кг.), Урахчадан Р.Гыйлемханов (70 кг.), Шомбыттан А.Тимофееев (75 кг.), ДЮСШтан А.Билалов (80 кг.), Күгәрченнән И.Баһманов (80 кг.дан югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Командалар арасында Яңа Арыш-беренче, ДЮСШ-икенче, Күгәрчен өченче урынны алдылар.
    Өлкәннәр арасындагы көрәш тагын да киеренкерәк барды. Аларның күбесе матур көрәш күрсәттеләр, тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Төп бәйге Яңа Арыш һәм Трой-Урай көрәшчеләре арасында барды. Бу көнне Яңа Арыштан Ф.Зарипов, А.Хөсәенов, А.Зарипов, Трой-Урайдан А.Закиров, Д.Галиуллин пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Биектаудан И.Төхвәтуллин батыр калды. Командалар арасында да тройурайлыларга тиңнәр булмады. Алар район башлыгы Кубогына ия булдылар. Икенче урынга Яңа Арыш көрәшчеләре, өченчегә биектаулылар чыкты.
    Бу ярыш нәтиҗәләре буенча районның җыелма командасы тупланачак. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узачак. Республика турнирында район данын яклаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: