Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе районы командасы призлы урында

Менделеевск  шәһәрендә пауэрлифтинг  буенча  Татарстан   Республикасы   беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Аларда 11 команда, 70 спортсмен катнашты.

    Безнең  районнан балаларны  сәламәтләндерү белем бирү  үзәге  педагогы Равил Миниханов  кул астында шөгыльләннүче  команда да (Владислав Калабанов, Булат Бадрутдинов, Марат Хизяпов Балык Бистәсенең  2 нче мәктәбеннән Артур Сахаров, Мәдинә Мингарипова, Эльвина Купцова, Анастасия Люткова, Амир Бариев, Инсаф Мингарипов, Ольга Бочарова, Искандер Гарипов, Расим Каримов, Рәми Х удайбердиев  - Балык  Бистәсенең 1 нче гимназия укучылары ) катнашты. Мәдинә Мингарипова (47 кг), Анастасия Люткова (43 кг), Азат Хусаинов (59 кг), Артем Требикаев  (66 кг)(Агротехнический техникум)  1 урын, Владислав Калабанов (66 кг), Амир Бариев  (66 кг) 2 нче урын, Азат Мотыйгуллин  (66 кг), командалар арасында (36 очко)  3 нче урын һәм юниорлар арасында (12 очко) да 3нче урын  яуладылар .

Җиңүчеләребезгә Дипломнар һәм медалләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса