Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр волейболда көч сынаштылар, көчлеләрне ачыкладылар

    Балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге 11 апрель көнне үсмерләр арасында "Хезмэткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап район беренчелегенә волейбол ярышлары үткәрелде.

    Монда Котлы Бөкәш, Шомбыт, Балык-Бистәсе 1нче гимназиясе, Балык-Бистәсе 2 нче мәктәбе, Югары Тегермәнлек, Түбән Тегермәнлек, Олы Елга, Биектау, Трой-Урай, Олы Кульга, Бәтке катнашындагы 8 команда, барлыгы 80 укучы катнашты.

    Үсмерләребез арасында Балык Бистәсе гимназиясе волейболчыларына тиңнәр булмады (тренер Минугалиев Ринат), Олы Елга командасы икенче урынга чыкты (тренер Фаттахов Сәгыйт), Шомбыт командасы өченче урынга калды (тренер Тухватуллин Рәмис).

    Сергеев Денис (Шомбыт мәктәбе)- ярышларның иң яхшы уенчысы, Минугалеев Ильнур (Олы Елга) -иң яхшы һөҗүмче, Сабиров Булат (Биектау) -иң яхшы связующий, Валиев Рушан -иң яхшы сакчы булып танылдылар.

    Җиңүче командаларга мактау грамоталары, медальләр, Күчмә Кубок тапшырылды.

    Ярышларга призларны шәхси эшмәкәр Лилия Токранова әзерләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: