Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр беренче бишлеккә эләкте

    5-8 март көннәрендә Казан шәhәрендә Татарстан укучыларының Х Спартакиадасы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өстәл теннисы ярышлары булып узды.

    Анда Алексеевский, Апас,Әтнә, Югары Ослан,Чүпрәле,Кайбыч,Кама тамагы,Минзәлә,Яңа чишмә,Питрәч,Балык Бистәсе, Болгар,Тәтеш, Тукай,Теләче, Ютазы районнары командалары көч сынашты. Безнең район данын балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәгендә шөгылләнүче Балык бистәсе гимназиясе укучлары Илнур Зиннатуллин, Эмил Сафин, Рәсим Җаббаров, Ксения Пузыркова, Бәтке мәктәбе укучылары Гүзәл Нуриева, Алсу Нуриева якладылар. Тренер Александр Гурянычев җитәкчелегендәге командабыз турнирда бишенче, ә үсмерләр командасы өченче урынны алуга иреште.

    http://news.rambler.ru/14792102/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: