Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсенең көрәш буенча җыелма командасы өченче призлы урынны яулады

    13-14 март көннәрендә Питрәчтә Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасы кысаларында татарча көрәш ярышлары булып узды.

    2000-2001 елгы үсмерләр тугыз үлчәү авырлыгында көч сынаштылар.

    Тренер Рафик Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге җыелма командабыз 14 район арасында 3 нче призлы урынны алуга иреште. Биектаудан Ислам Шәрәфиев (45кг. кадәр), Күгәрченнән Фәрит Гыйниятуллин (65 кг.), Балык бистәсе 2 мәктәбеннән Нияз Шакиров (75кг.) үз үлчәү авырлыкларында икенче урыннарны алдылар.

    Илгиз Җамалиев.

    Фото: redrs@mail.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: