Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсендә волейбол ярышлары узды

    Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды.

    Ел саен үткәрелә торган бәйгедә Корноухово, Тегермәнлек авыллары, район газ оешмасы, гимназия, подстанция һәм ветераннар командалары көч сынашты.
    Ярышларның фавориты саналган Тегермәнлек командасы җанатарларының ышанычын аклады, беренче урынны яулады. Икенче урынга райгаз командасы чыкты. Ветераннар өченче призга ия булдылар.
    Айрат Гобәйдуллин (райгаз)-ярышларның иң яхшы уенчысы, Данил Яруллин (Тегермәнлек)-иң яхшы һөҗүмче, Айдар Галеев (подстанция)-иң яхшы сакчы, Искәндәр Ихсанов иң яхшы связующий булып танылдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: