Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсендә судомоделизм буенча ярышлар булып узды

    Шушы көннәрдә "Дельфин" спорт комплексында судомоделизм буенча төрле районнан килгән унбер команда арасында Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды.

    Балык бистәсеннән, Казаннан ике команда, Әлмәт, Яр Чаллы, Алексеевск, Әлки, Мамадыш, Зеленодольск, Чирмешән, Лаиш районы укучылары кулдан ясалган су асты көймәләре, хәрби корабль, суднолар, пульт белән эшли торган төрләрен дә суда йөздереп күрсәтергә тиешләр. Кунаклар арасында районыбыз ветераны, себер флотының өлкән мичманы Юрий Федотов, "Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге" директоры Марсель Асадуллин бар иде. Ярыш ике көн дәвамында барды.

    Команда зачетында балалар иҗат үзәге каршында оештырылган судомоделизм түгәрәгенә йөрүчеләрнең җыелма командасы өченче урынны алды. Владимир Елисеев җитәкчелегендәге EK-600 һәм F-4A классында Камил Фәлахов шәхси беренчелеккә чыкты. Икенче урынны Юрий Тихонов җитәкчелегендәге EL-600 һәм F-4A классында Станислав Мишин, F-2Ю һәм FSR ECO mini классында Альгиз Гыйлемхановлар алды. Өченче урынны Юрий Тихонов җитәкчелегендәге F-3E классындаДанил Тихоновка бирделәр.

    Гөлназ Зарипова.

    Фото redrs@mail.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: