Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бүген Балык Бистәсендә судомоделизм буенча ярышлар башланды (фото)

    Бүген, 28 февраль көнне, "Дельфин" спорт комплексында судомоделизм буенча төрле районнан килгән унбер команда арасында Татарстан беренчелегенә ярыш башланды.

    Балык бистәсеннән, Казаннан ике команда, Әлмәт, Яр Чаллы, Алексеевск, Әлки, Мамадыш, Зеленодольск, Чирмешән, Лаиш районы укучылары кулдан ясалган су асты көймәләре, хәрби корабль, суднолар, пульт белән эшли торган төрләрен дә суда йөздереп күрсәтергә тиешләр. Кунаклар арасында районыбыз ветераны, себер флотының өлкән мичманы Юрий Федотов, "Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге" директоры Марсель Асадуллин бар. Ярыш ике көн дәвам итәчәк.

    Голназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: