Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә футбол буенча X Спартакиада булып узды (ФОТО)

    Иң халыкчан спорт төрләреннән саналган футбол безнең районда да елдан-ел популярлаша бара. "Яшьлек" стадионы төзелү районда футбол үсешенә яңа этәргеч бирде.

    Бик куп малайлар, яшләр спотрның бу мавыктыргыч төренә тартылдылар. Уңышлар да озак көттермәделәр. Ир-егетләр җыелмасы Татарстанның II лига командалары арасында чемпион исемен яулап куандырды. Хәзер инде кызларыбыз да малайларны көнләштереп туп тибәләр.

    23-24 апрель көннәрендә "Яшьлек" стадионында Татарстан Республикасы укучыларының футбол буенча X Спартакиадасы булды. Безнең тренер-укытучы Зилә Низамова җитәкчелегендәге командабыз мондый ярышларда беренче мәртәбә генә катнашуына карамастан уңышлы чыгыш ясады. 19 команда арасында 6 урынны алуга иреште.

    Ә күптән түгел ир-егетләр җыелма командасы мини футбол буенча Аксубайда узган Татарстан чемпионатында шулай ук 6 урынны алып кайтканнар иде. Чит районнарга барып спорт ярышларында катнашу зур чыгымнар таләп итә. Бу җәһәттән,район җыелма командасы тренеры Радик Гадеев һәрдаим спонсорлык ярдәме күрсәткәннәре өчен ООО "Агрохимсервис" җитәкчесе Айрат Сафинга, "Кама" кулланучылар җәмгыяте рәисе Раил Нәгыймовка футболчылар, спорт сөючеләр исеменнән зур рәхмәтен җиткерә.

    Илгиз Җамалиев.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: