Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсендә беренче мәртәбә кәгазь самолетлар очырту ярышы булды (ФОТО)

    Узган якшәмбе көнне балалар иҗат үзәге Казанның кызыклы фән һәм технка йорты белән берлектә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында беренче мәртәбә кәгазь самолет модельләре очырту буенча ярышлар уздырды.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышта район мәктәпләреннән сигез команда катнашты.

    Биектау мәктәбеннән Булат Сибгатуллин "Ераклыкка очырту", "Тизлеккә очырту" номинацияләрендә беренче урынны яулады. "Штурмовиклар һөҗүме" номинациясендә Балык бистәсе гимназиясеннән Руслан Мифтахов җиңде.

    Тулырак язманы газетабызда укырсыз.

    Илгиз Җамалиев.

    Фото redrs@mail.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: