Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык бистәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды

Күптән түгел 1999-2000 елгы үсмерләр, кызлар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап район беренчелегенә волейбол ярышлары үткәрелде.

Анда алты кызлар, унөч үсмерләр командасы, барлыгы 126 укучы катнашты.
Кызлар арасында Котлы Бөкәш командасы беренче урынны яулады. Биектау, Шомбыт мәктәпләренең берләштерелгән командасы- икенче, Күгәрчен, Олы Кульга җыелмасы өченче урынны алды.
Үсмерләр арасында Балык бистәсе гимназиясе волейболчыларына тиңнәр булмады. Котлы Бөкәш командасы икенче урынга чыкты. Биектау-Шомбыт командасы өченче урында калды.
Ярышларга призларны шәхси эшмәкәр И. Шәймәрданов әзерләде.
Фото redrs.mail.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев