Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсендә “Аҗаган” уйнады (ФОТО)

    Татарстан Республикасында Идел буе федераль округының зур социаль әһәмияткә ия проекты-"Идел буе аҗаганы" хәрби-спорт уены тормышка ашырыла. Бу укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше булып тора. Уеннар мәктәп, муниципаль, зона этапларны һәм республика күләмендә финалны үз эченә ала.

    Мартның беренче яртысында районда хәрби-спорт уенының мәктәп этаплары узды. Ай ахырында иң көчле мәктәп командалары район этабында көч сынаштылар. Биредә укучылар йөгерүдә, сафта йөрүдә, пневматик мылтыктан атуда, каршылыклар полосасын үтүдә, автоматны сүтеп җыюдаһәм тактик уеннарда үзләренең яхшы физик әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Шулай ук илебезнең, кече ватанның тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр.

    Беренче урынны Балык бистәсе гимназиясе командасы яулады. Икенче- өченче урыннарны Балык бистәсе икенче мәктәбе, Күгәрчен мәктәбе командалары бүлеште.

    Бу көнне шулай ук "Форпост" үзәге призларына ату ярышлары да үткәрелде. Олы Елга командасы иң төз мәргәннәр булуларын күрсәттеләр.

    Җиңүче командалар, призерлар Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, баллы призлар белән бүләкләнделәр.

    "Аҗаган" командалы уен. Ул үсмерләрне үзе турында гына түгел, ә бәлки иптәшләре турында да уйларга өйрәтә. Ә бу сыйфат олы тормыш юлына баскач та кирәк булачак.

    Евгений Ненастьев,

    "Форпост" үзәге директоры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: