Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Айназ Татарстан батыры

    Күптән түгел Актанышта милли татар-башкорт спорт көрәше буенча 1997-98 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына ярышлар булып узды.

    Әлеге мәртәбәле бәйгедә Татарстанның шәһәр, районнарыннан һәм Башкортстаннан 46 команда катнашты. Келәмнәргә көчләрен, осталыкларын күрсәтергә 500 гә якын яшь көрәшче чыкты. Шундый зур көндәшлек шартларында безнең район җыелма командасы 9 нчы урынны алуга иреште. Ә Балык бистәсе гимназиясе укучысы Айназ Билалов 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында беренче урынны яулады. Аның бу уңышына тренеры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан да ныграк сөенгән кеше булмагандыр, мөгаен. Хәзер ул яшь сәләтле шәкертен Россия чемпионатында катнашырга әзерли.
    Рәсемдә: Айназ Билалов остазы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: