Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Айназ Билалов билбау көрәше буенча көмеш призеры булды

Күптән түгел Теләче районында 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге ярышлары булып узды.

Ярышка Белоруссия, Украина, Казахстан, Кыргызстан, Абхазия, Төрекмәнстан, Балтыйк буе илләреннән, хәтта Вьетнамнан берсеннән-берсе көчле көрәшчеләр килде. Келәмнәргә 200 дән артык көрәш остасы чыкты.
Россия командасы составында чыгыш ясаган якташыбыз Айназ Билалов (тренеры Рафыйк Мөхәммәтшин) дөнья беренчелегенең көмеш призеры булды. Бик күп көндәшләрен чиста җиңүгә иреште ул. Финал бәйгесендә генә Кыргызстан вәкиленә очколар исәбе буенча оттырды.
Дөнья мәйданында зур җиңү яулаган баһадирыбызны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X