Авылдашыбыз истәлегенә

Бертуган Гыйлметдиновлар кубогына үткәрелә торган хоккей ярышлары Ямаш халкы өчен чын мәгънәсендә көтеп алынган бәйрәмгә әйләнде. Районның хоккей сөючеләре быел 8 нче мәртәбә бирегә җыелды. Төрле авыллардан иң көчле 6 команда килгән иде. 1998 елда туган укучылардан торган Балык бистәсе "Дельфин", спорт мәктәбе, Ямаш, Котлы Бөкәш, Юлсубино һәм Күгәрчен мәктәпләре...
Бертуган Гыйлметдиновлар кубогына үткәрелә торган хоккей ярышлары Ямаш халкы өчен чын мәгънәсендә көтеп алынган бәйрәмгә әйләнде.
Районның хоккей сөючеләре быел 8 нче мәртәбә бирегә җыелды. Төрле авыллардан иң көчле 6 команда килгән иде. 1998 елда туган укучылардан торган Балык бистәсе "Дельфин", спорт мәктәбе, Ямаш, Котлы Бөкәш, Юлсубино һәм Күгәрчен мәктәпләре яшь спортчылары Ямаш урта мәктәбе хоккей мәйданчыгында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәр елдагыча уенны карарга авыл халкы күп килгән иде. Көн уртасында башланган ярышлар карангы төшкәнче дәвам итте. Юлсубино һәм спорт мәктәбе командалары уенын күзәткән җанатарларның хисләр ташкыны уенчыларның учагына ялкынны өсти торды. Бу бәйгедә Юлсубино командасы үзенең ярышларга ныклы әзерлек белән килгәнлеген күрсәтеп 4:2 исәбе белән отты һәм 3 нче урынга чыкты. Ә иң кызыгы, Ямаш белән "Дельфин" командалары арасындагы көрәш булды. Ул ямашлылар файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды һәм күчмә кубок боз хуҗаларында калды. Уеннарда иң яхшы һөҗүмче дип Ямаш командасыннан Зөлфәт Ямалиев, иң яхшы сакчы-Алмаз Хәмәтханов (Юлсубино), иң яхшы капкачы-Салават Хәбибуллин «Дельфин» билгеләнделәр. Турнирның иң яхшы уенчысы-Раил Зәйнетдинов (Ямаш). Ярышта шулай ук матур уен үрнәге күрсәтүче Никита Столяровка ("Дельфин") Илнур Хамматов махсус бүләген тапшырды.
Ярышлар тәмамлангач яшь хоккейчылар мәктәп музеенда булдылар. Марат Кәлимуллин истәлегенә багышланган экспозиция укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар Маратның үзе исән чагында уйнаган кәшәкәсен, спорт киемнәрен үз куллары белән тотып карадылар.
Авылдашлары өчен җан аткан һәм аларның хөрмәтен казанган бертуган Гыйльметдиновлар яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2300
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17300
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8700
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11100
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.13700
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.48200
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.97800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды18400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!259700
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17300
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.53600
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.13500
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19900
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2300
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.14800
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17300
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8700
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика