Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл халкы өчен зур бәйрәм

Спортның көрәш төрен бүген яратмаган кеше юктыр. Әнә шуңа язгы Сабантуй бәйрәмендә дә пәһлеван гәүдәле спортчыларның бил алышуларын ир-атлар гына түгел, хөрмәтле әби-апаларыбыз да яратып күзәтәләр.

Узган атнада Биектау авылы урта мәктәбендә оештырылган бәйгене карарга да бик күп халык җыелган иде. Авыл кешеләре биредә көрәшне гомер-гомергә үз итте. Әнә шуңа Биектау мәктәбе коллективы да ярышка ныклап әзерләнгән. Аңа дистәдән артык мәктәптән 50 ләп көрәшче җыелды. Ярышны оештыруга район яшьләр эше, спорт бүлеге башлыгы Әнәс Пулатов, район көрәш федерациясе рәисе Зөлфәт Закиров, мәгариф бүлегенең спорт мәктәбе директоры Илдус Фатыйхов, Биектау, Шомбыт авыл җирлекләре башлыклары Рифкать Мөхәммәтҗанов белән Николай Сергеевлар күп көч, тырышлык куйганнар. Әнә шул җирлекләрдә эшләүче эшмәкәрләр Вакыйф Шәйдуллин, Гыйльметдин Бәдретдинов, Хәлим Зиннәтуллин, Сергей Сергеев та ярыш чыгымнарын үз өсләренә алып матди ярдәм күрсәткәннәр.
Бераз алга китеп шуны әйтәсем килә, иң куандырганы, бу бәйге имгәнүләрсез, гадел үтте. Тавышланучы спортчылар да, әти-әниләр дә булмады. Күп нәрсә җитәкчегә һәм остазларга бәйле дип хак әйтәләр. Спортта да шулай ук. Әнә Шомбыт мәктәбе укытучысы Рәмис Төхвәтуллин бүген күрше Биектау мәктәбе укучылары белән дә көрәш күнекмәләре үткәрә. Үзвакытында шушы мәктәптә укыган Масловка авылында яшәүче Нәгыйм Нәфыйгуллин, Вәлит Ишмөхәммәтов, Олы Елгадан Фәнис Галиуллин, һөнәри уку йортыннан Илфар Яруллин, Котлы Бөкәштән Миннулла Нәбиуллин кебек бар күңелләрен биреп эшләгән тренерлар үз коллективларын районда һәрчак җиңүчеләр рәтенә чыгарды. Трой-Урай авылында бригадир, директоры урынбасары булып эшләгән Рәфыйк Мөхәммәтшин да кече яшьтән көрәшне үз иткәнгә, эшен ташлап мәктәпкә физкультура укытучысы булып күчте. Биредә кыска гына вакыт эчендә бик күп көчле спортчылар тәрбияләгән, дистәгә якын республика чемпионнары чыкты. Ул әле бүген дә район үзәгендәге "Дельфин" спорт комплексында зур эшләр башкара. Берничә ел эчендә монда Рәсәй чемпионнары әзерләргә өлгерде. Аның түгәрәгенә бүген дә укучылар теләп йөриләр. Кече Укмас авылыннан килеп күнекмә үтүче Булат Хисмәтов, мәсәлән, инде олы җиңүләр яуларга да өлгерде.
Яңа Арыш авылы егетләре дә шулай ук үз активлыклары, матур көрәшүләре белән макталалар. Аларны мәктәптә физкультура укытучысы, татарча көрәш буенча спорт остасына кандидат Айрат Садыйков белән хуҗалыкта идарәче булып эшләүче Илһам Ишмөхәммәтов чыныктыра. Алар шулай уртак көч белән тырышмасалар, бу авылдан дистәләгән спорт осталары, Рәсәй һәм республика чемпионнары үсеп чыгар идемени? Бу бәйгегә дә алар Илсаф Әхмәтҗанов, Фәндүс Зарипов кебек яхшы көрәшчеләр алып килгән иделәр. Бәйгедә өметле көрәшчеләр күп булды. Биектаудан Булат Сабиров, Рәдиф Гарипов, Ислам Сафиуллин, Айнур Гыйлемҗанов, Артур Хәбибуллин, Олы Елгадан Идрис Исмәгыйлев, Инсаф Закиров, Азат Хәйретдинов, Урахчадан Игорь Козлов, Мәшләктән Виталий Федоров, Күгәрченнән Гамил Шаһиев, Котлы Бөкәштән Рәмзил Сәхабиев, Ислам Абдуллин, Югары Тегермәнлектән Назыйм Закировларның матур көрәшүләрен тамаша кылучылар да зур соклану белән күзәттеләр. 10 үлчәү авырлыгында узган бу бәйгедә көч сынашучыларның яхшы әзерлек белән килүләрен дә әйтми мөмкин түгел. Остазларның бай тәҗрибәле булулары яшь көрәшчеләрдә дә чагылыш тапты. Бәйге барышында Шомыттан Рушан Гобәйдуллин, Айрат Зиннәтуллин, спорт мәктәбеннән Александр Фугин, Айназ Билалов секундлар эчендә көндәшләрен сыртларына салып район чемпионы булдылар. Ә командалар арасында Шомбыт, Биектау, Олы Елга, Яңа Арыш мәктәпләре җиңү яулады. Көрәш батырларына тантаналы төстә медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бәйгегә йомгак ясап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин укучыларга киләсе ярышларга да яхшы әзерлек белән килеп җиңүгә ирешүләрен теләде.
-Язга кадәр без әле тагын берничә мәктәптә шундый ярышлар үткәрәчәкбез. Авыл картая, яшьләр юк дип, тик утырырга ирек бирмибез. Укучылар белән активрак эшләргә кирәк. Сәләтле балалар һәр төбәктә дә бар,-дип ул, укытучылар алдына зур бурычлар куйды.

Рәсемдә: Биектау мәктәбенең иң өметле яшь көрәшчеләре Булат Сабиров һәм Рәдиф Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев