Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Лаеклы алмаш үсә

Узган атнада ике көн дәвамында "Дельфин" спорт комплексы базасында көзен хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр арасында республика хәрби спорт уеннары оештырылды.

Мондый ярышлар районыбызда икенче ел үткәрелә. Тик узган ел республика зона спартакиадасы узды. Быел аның статусы зуррак иде. Балык бистәсенә республиканың 12 районыннан иң көчле командалар җыелды. Анда Питрәч, Тәтеш, Әлки, Саба, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама һәм башка район вәкилләре бар иде.
Спартакиаданың ачылган көнендә Ватанны саклаучыларны район башлыгы Илһам Валеев котлады. Ул егетләргә спорт ярышында уңышлар, хәрби хезмәттә ил сагында уяу булуларын теләде. Спартакиада көндәлеге күп төрле һәм киеренке иде. Егетләр граната ату, автомат сүтеп җыю, патроннарны тутыру, пневматик мылтыктан ату, кул көрәштерү, гер күтәрү, турникта тартылу кебек ярышларда катнаштылар. Волейбол һәм мини футбол төрләре буенча көч сынаштылар. Йомгаклау ярышы канат тартышу белән тәмамланды. Монда җиңүчеләр дә билгеле булды. Кайбер командалар җыйган очколары белән өстен иде. Монда Балык бистәсе егетләре киеренке көрәштә җиңү яуладылар. Безнең команда атуда, автомат сүтеп җыю, мини футбол төрләре буенча иң көчлеләрдән исәпләнде. Моннан тыш башка спорт төрләре буенча да призлы урыннар яуладылар.Тартарстан Мәгариф министрлыгы хезмәткәре Рәнис Идрисов та ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калды. Хөкемдарлар объектив эш иттеләр. Егетләр өчен көнкүреш шартлары да яхшы иде, җылы кабул итүләре өчен һәркемгә зур рәхмәт диде ул. Шунысын да әйтергә кирәктер, әлеге спартакиаданың төп оештыручылары булып республика хәрби комиссариаты һәм патриотик спорт үзәге исәпләнде. Җиңүче команда булып Балык бистәсе егетләре саналды. Ә икенче, өченче урыннарны Әлмәт белән Тәтеш егетләре яуладылар. Аларга кыйммәтле бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырылды. Нык беләкле, таза егетләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Тиздән аларның тәнендә Рәсәй Кораллы Көчләре киеме дә килешле ятып торачак.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев