Ике көн алдан гына Магнитогорскида "Металлург" командасына буллитлар сериясендә оттырган (1:2) казанлылар әлеге җиңелүдән сабак алуларын исбатларга тиеш иде кебек. Уенның башында шулай булып чыкты да. Уенның 7 нче минутында Илья Никулин исәпне ачты. Бу - Никулинның сезондагы алтынчы алкасы. Шулай итеп, ул 13 очко туплап, "Ак Барс"та әлеге күрсәткеч буенча лидерлар сафына чыкты. Шунысын да әйтергә кирәк: Илья Никулин узган сезонда барлыгы 5 алка гына кертә алган иде.
Казанлыларның уендагы бәхете генә озак дәвам итмәде. Боз хуҗалары икенче период башында ук җавап алкасы кертте. Озак та узмады,"Ак Барс" кабат алга чыкты. Ләкин хуҗаларның ахыргы нәтиҗәне үз файдаларына төгәлләр өчен көчләре бетмәгән булып чыкты.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37696-sport%E2%95%91-ak-bars-r%D3%99tt%D3%99n-ottyira.html
Фото yandex.ru