Балыкчылар өчен бәйрәм берничә көн дәвам итәчәк. Балык тоту буенча ярышлар 6 августта ук башлана. Биредә шәһәрнең иң һәвәскәр балыкчылары көч сынашачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Иң беренче булып балык тотучы", "Иң күп балык тотучы" "Иң зур балык", "Иң кечкенә балык", "Балыкны иң тиз чистартучы" кебек аерым номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Яр буенда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Бәйрәмгә килгән шәһәр халкы һәм кунакларның балыктан әзерләнгән төрле-төрле тәмле ризыклар һәм, әлбәттә инде, балык шулпасы белән сыйлану мөмкинлеге булачак. Аларны Чаллының туклану оешмалары әзерли.
Бәйрәм Мәләкәс елгасы янында 19:30 сәгатьтә башлана.
(http://intertat.ru/)
Нет комментариев