Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

"Үзмәшгуль булып теркәлгәч, ышаныч зуррак, бу башка дәрәҗә"

Өй шартларында үз эшләрен ачып, үзмәшгуль булып теркәлгән эшмәкәрләр “Интертат”ка эшчәнлекләре турында сөйләде.

Тортлар ясаучы кондитер Лилия Мостафина

Түбән Камадан Лилия Мостафина күп еллар кондитерлык белән шөгыльләнә.

Лилия Мостафинаның шәхси архивыннан

- Башта үз фатирымда эшли башлаган идем. Аннары ничектер законлаштыру өчен ИП ачтым. Тиешле пенсия кертеме түли идем. Минем керемем аны түләрлек зур түгел иде. Ләкин “идән астында” эшләү дә куркытты.

Үзмәшгуль булып эшләү мөмкинлеге ачылгач, бик шатландым. Кешеләр яши торган бинада легаль рәвештә кондитер булып эшләү минем өчен бик уңайлы булды.

Ул вакытта минем эшли торган аерым фатирым бар иде. Үз эшчәнлегем буенча санитария нормаларын белеп, аларны һәрвакыт үтәдем. Өй шартларында кондитерлык эшчәнлеге алып баруның яңа кагыйдәләрен кабул итү минем өчен проблема булмады. Чөнки мин моны намусым буенча үтим. Күп еллар эшләп яуланган репутациям минем өчен бик мөһим.

Лилия Мостафинаның шәхси архивыннан

Үзмәшгуль булып теркәлү закон буенча эшләү мөмкинлеге белән уңайлы. Мин чеклар бирә алам. Заказ бирүчеләр арасында юридик затлар да була, аларга заказлар буенча документлар, отчет бирергә кирәк. Салым күләме шактый кимеде.

- Никадәр кимеде?

- Хәзерге вакытта пенсия кертеме елга якынча 35 мең сум. Үзмәшгуль кеременең 4% түли. Минем керемгә карап, якынча 800-1200 сум чыга иде. Бу инде 35 мең урынына 12 мең дигән сүз. Минем өчен бу сизелерлек аерма. Мин олигарх түгел, үз хезмәтем белән акча эшлим. Үз гаиләмә тота алам, балаларымны тәэмин итә алуым минем өчен зур горурлык. Мин үзмәшгульләр өчен мобиль кушымта аркылы белешмәләр алам. Шул белешмәләр белән социаль яклауга бардым, кредит алып карадым. Аны миңа бирмәделәр.

Гомумән алганда, боларның барысы да бик уңайлы. Әлбәттә, кешеләр күп тапкыр сөйләгән “сезгә тегеләй-болай итәчәкләр” дигән мәкерле планнарны мин белмим. Мин аны тыңларга яратмыйм, чөнки ул тискәре әйбер. Мин үсештә булырга кирәк дип уйлыйм. Мөстәкыйль эшли алган, зур эш күләмнәре булмаган кешеләр өчен үзмәшгуль булу - ул бик зур плюс.

- Клиентлар санына йогынты ясыймы?

- Әйе, йогынты ясый дип уйлыйм. Барысы да закон буенча, без барысын да үтиячәкбез дигән сүз. Барысы да сүздә генә түгел, законнар дәрәҗәсендә. Үзмәшгуль булып теркәлгәч, ышаныч зуррак. Бу башка дәрәҗә. Каядыр идән астында түгел. Кеше теркәлергә курыкмагач, үзенә карата хөрмәт уята.

Лилия Мостафинаның шәхси архивыннан

Үзмәшгульләр өчен дәүләттән ярдәм программасы бар. Мәшгульлек үзәгендә үзмәшгульләр эшләрен үстерү өчен грант алырга мөмкин. Мин 2014 елда грант алган идем. Бу программалар өчен бик рәхмәтле. Болар барысы да бик яхшы, чөнки акчасы булмаган кеше дә үзенең кечкенә генә бизнесын ачып җибәрә ала. Бу кешеләргә бик зур ярдәм.

Мин дәүләттән бик зур ярдәм алдым, салымнар турында төрле сүзләр язулары сафсата дип уйлыйм. Әлбәттә, кеше нәрсә өчен салым түләгәнен аңлый: юллар, больницалар, армия өчен. Моның масштабларын аңларга кирәк. Боларны кулланганың өчен рәхмәтле булырга кирәк. Грантлар да бирделәр, хәзер үзмәшгуль булып теркәлү мөмкинлеге дә бар. Эш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде эшмәкәр. 

Балалар тренеры Александр: акчабыз үзебезгә күбрәк калыр иде

Түбән Камадан Александр Данилов, тренер, балаларны футбол уйнарга өйрәтә.

- Үзмәшгуль булмасак, без салымнар түләмәс идек, безгә акча күбрәк калыр иде. Индивидуаль эшмәкәрләр белән чагыштырганда, үзмәшгульләр булу, әлбәттә, отышлырак. Ягъни без салымнарны әзрәк түлибез. Ел саен 40 меңгә якын пенсия кертемнәре түләмибез. Салым хисабын алып бару гадирәк. Бу төп уңай яклары.

Үзмәшгуль - ул бизнес түгел, ә ИП - ул бизнес. Алар өчен грантлар, субсидияләр кебек дәүләттән ярдәм бар. Шуңа күрә, хәзергә мин үзмәшгуль, ләкин индивидуаль эшмәкәрлеккә күчәчәкмен. Тагын бер зур объект ачарга уйлыйм, - диде Александр Данилов.

Лазер белән яндыру осталыгын үзләштергән егет Риназ

Актаныш районыннан Риназ Исламхуҗин лазер белән яндырып сувенирлар ясый.

Риназ Исламхуҗинның шәхси архивыннан

- Үзмәшгуль булып ике ай эшләгәннән соң теркәлдем. Үзмәшгуль булып теркәлергә Актанышта күпфункциональ үзәктәге кеше киңәш итте.

Законлы эшләүнең уңай ягы - мин үземнең сувенир эшләнмәләремне кибетләргә законлы рәвештә куя алам. Индивидуаль эшмәкәрләргә караганда, үзмәшгульләрнең салым күләме азрак. Тикшерүләр ул кадәр үк күп түгел, юк дисәң дә була.

Бәйрәм алдыннан заказлар күбрәк була. “Лазерная гравировка” белән ручкалар, беләзекләр, брелоклар, портретлар ясыйбыз. Хәзер флешкалар, ау пычаклары ясарга планлаштырабыз, - диде Риназ.

Риназ Исламхуҗинның шәхси архивыннан

Мамадыш районы артистларына костюмнар тегүче Ольга Шапкина

Ольга Шапкина сәхнә, карнавал костюмнары тегү белән шөгыльләнә.

- Хәзерге вакытта безнең үз ательебыз бар. Үзмәшгүль булып башта үзем теркәлдем, аннары кызым да теркәлеп минем белән эшли башлады. Хәзерге вакытта улым да теркәлде, безгә кушылды.

Ольга Шапкинаның шәхси архивыннан

Башта ярминкәләр өчен курчакларга күлмәкләр тегү белән шөгыльләндек. Курчакларга рус, татар милли киемнәре тегә идек. Хәзер профильне бераз үзгәрттек, җыр-бию коллективлары өчен сәхнә костюмнары тегә башладык. Мамадыш районы буенча оешмалар арасында “Звездопад” фестивале үтә. Фестиваль катнашучылары безгә мөрәҗәгать итә, без алар өчен тегәбез. “Йолдызлык” фестивалендәге хореография, вокал төркемнәре өчен костюмнар тегәбез. Үзебездә балалар өчен карнавал костюмнары да бар, аларны арендага бирәбез.

Үзмәшгуль булып теркәлүнең уңай якларын гына күрәм, чөнки барысы да мобиль кушымта аша бара. Керемнең суммасын үзебез язабыз, салып исәпләп чыгарыла, аны да мобиль кушымта аркылы түлибез. Беркая да йөгереп йөрергә кирәкми, бернинди дә отчетлар тапшырасы юк. ИП булып эшләгәндәгегә караганда салым күләме дә азрак килеп чыга. Шуңа күрә, үзмәшгуль булып эшләүгә күчтек, безгә бик ошый. Алга таба бу программа ни күрсәтер, әлегә тискәре яклары юк, - дип сөйләде Ольга Шапкина. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/zm-shgul-bulyp-terk-l-u-ayly-da-yshanychly-da/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса