Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга штраф каралган

Балык Бистәсе районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән торган  6 патруль эшли.  Бер пост Анатыш авылында, ә ике экипаж Котлы Бөкәштә куелган. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин белән берлектә без республикада 30 нчы марттан кертелгән мәҗбүри өйдә утыру режимының гражданнар тарафыннан үтәлешен тикшерү өчен рейдка чыктык. 

Бу режим вакытында 65 яшьтән яшьрәк кешеләргә  якындагы кибеткә азык -төлеккә һәм дарулар алу, чүп-чарны ташлау һәм йорт хайваннарын йөртү өчен генә яши торган урыннарыннан чыгарга мөмкин.
Без Анатыш авылындагы пост янында. Гражданнар арасында режимны бозучылар һәм юлга чыгарга рөхсәте булмаучылар бар.
Яңа Солтан авылыннан булган 65 яшьлек пенсионер, үзчитләшү режимын бозып район үзәгенә җиләк-җимеш сатып алырга һәм телефонына акча салырга килгән булган. «Авылыбызда кибет юк»,- дип акланырга тырышты ул. «Азык-төлекне якын тирәдәге авыл кибеләрендә дә алып була иде»,- дип аңлата аңа кече инспектор-кинолог Вячеслав Яровов.
Масловка авылында яшәүче икенче берәү банктан алган кредиты өчен түләүне башкарырга махсус рөхсәтсез юлга чыккан. Ә менә күрше Питрәч районыннан килүче ирле-хатынлы пенсионерлар эшкә яраксыз туганнарына азык-төлек китерү өчен махсус сервиста теркәлү узып  юлга чыкканнар.
Юлда машиналар хәрәкәте өзелеп тормый. «Мин Казаннан, табиб булып эшлим. Ирем бала белән Трой-Урай авылында үз читләшүдә.Шулар янына барам»,- диде машина йөртүче хатын-кыз, инспекторларны эш урыныннан бирелгән белешмә һәм башка документлар белән таныштырып. 
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз вазыйфаларын үтәп кенә калмыйча гражданнар арасында сәбәпсез йортларыннан чыгып, үзләрен һәм тирә-юньдәге кешеләргә дә йогышлы авырудан саклану кебек  аңлату эшләре дә алып баралар.  Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган кешеләргә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч районнары буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре беркетмә төзеделәр. Алар 14 тәүлек эчендә  каралачак, ә карарны суд чыгарачак.
Балигъ булмаган балаларның әлеге режимны сакламавы өчен ата-аналар җавап бирә.
-Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе нигезендә,  ата-аналарга  һәм балигъ булмаганнарның башка  законлы вәкилләренә үзләренең бурычларын үтәмәгән очракта кисәтү яисә 100 сумнан 500 сумга кадәр административ штраф бирү мөмкинлеге каралган,- диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин.
Балыкбистәлеләр, үзегезнең һәм башкаларның сәламәтлегенә, җаваплы карагыз.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса