Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Үз эшен ябарга (туктатырга) теләгән шәхси эшмәкәр беренче чиратта ни эшләргә тиеш?

Үз эшен ябарга (туктатырга) теләгән шәхси эшмәкәр халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәгенә нинди мәгълүматлар бирергә тиеш?

 Әлеге сорау белән без  Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гүзәлия Керженцевага мөрәҗәгать иттек һәм аннан түбәндәге җавапны алдык:
 -    Үз эшен ябарга (туктатырга) теләгән шәхси эшмәкәр яки оешма безнең хезмәткә хәбәр итәргә тиешләр.
 Хезмәткәрләрне эштән җибәрергә кирәк булачагын күздә тотып оешма үз вакытлы, башкача әйткәндә, әлеге чаралар башланырга ике ай алдан  кәгазь хат рәвешендә белдерергә тиеш. Ә шәхси эшмәкәрләр өчен бу вакыт ике атна.
Әгәр дә оешма ябылу нәтиҗәсендә хезмәткәрләрне эштән җибәрү  массакүләм дәрәҗәдә була икән, әлеге вакыт өч атнаны тәшкил итә. Бу очракта эш бирүчеләр эштән җибәрелүче һәрбер кешенең профессиясен, белгечлеген, квалификацияләрен һәм хезмәткә түләү шартлары күрсәтелгән мәгълүматларны бирергә тиеш.
“Работа в России” порталында  җитәкчеләр махсус электрон формаларны тутырырга  бурычлы. Ә эштән җибәрелүчеләрнең мәгълүматлары халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәгенә электрон формада җибәрелә.

 

https://journal.tinkoff.ru/ip-vse/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса