Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Татарстан милли проекты – 2019” фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен котладылар

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә жюри әгъзалары “Татарстан милли проекты – 2019” фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләргә җыелдылар.

–Бәйгедә катнашырга теләк белдереп “Объективта – балалар”, “Элек юк иде”, “Республика файдасына һәркем мәнфәгатьләрендә”, “Кунакка чакырабыз”, “Барысына үрнәк”, “Чишелеше бар”, “Туры караш”, “Нульдән башлап”, “Тавыш бирәбез” номинацияләре буенча барлыгы 93 фотосурәт юлладылар. Безгә шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга туры киләчәк,–диде район социаль-мәдәният сфера бүлеге җитәкчесе урынбасары Резидә Җәләлова.
Жюри әгъзалары барлык фотосурәтләрне игътибар белән күзәттеләр. Номинация темасына туры килүен, фотоның ачык, җанлы булуын исәпкә алып бәя бирделәр.
Бәйге җиңүчеләре исемлеген район мәдәният йортында узачак Конституция көненә багышланган концертта әйтеп үтәчәкләр. 12 декабрьдән район мәдәният йортында фотокүргәзмә дә эшли башлаячак, аннан соң ул күргәзмә авылларга да куелачак.

Гөлназ Зарипова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев