Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы җирлегендә мобиль төркем эшләде

Төркем составында Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Доверие"-"Ышаныч" үзәге белгече Ольга Рагимова, район үзәк хастаханәсе врач-терапевты Николай Демьянов, шәфкать туташы Гөлсинә Хөснетдинова, Пенсия фондыннан әйдәүче белгеч  Рәмзия Зәкиева, үзәк даруханә мөдире   Гөлфия Муксинова бар иде.

Алар мәдәният йортында авыл кешесенең  иң борчыган сорау-үтенечләрен кабул иттеләр.  Максатлары -  халыкның яшәешен, аларны борчыган проблемаларны өйрәнү иде.  Халык очрашуга бик теләп килде. Авылдашыбыз Фирдәүсә апа Хөсәенова:
- Аллага шөкер, авылыбызда барлык мөһим социаль объектлар бар: клубыбыз, мәктәп, балалар бакчасы, китапханә гөрләп тора. Фельдшер-акушерлык пункты, почта, кибетләр дисеңме… Яшәү, көн күрер өчен бөтен шартлар тудырылган, алга таба да дөньялар имин булып, шушы юнәлештән тайпылмасак иде, - ди.
-Хәзерге тормышыбыз бик яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин сугыш чорында күргән авырлыклар, балачакта, яшьлектә, күргән михнәтләр һаман онытылмый, - ди Габдуллаҗан абый Вәлиев. 
 Авылда даруханә юклыкны һәм башка мәсьәләләрне дә күтәрде халык.
Шулай ук юлламалар, ташламалар хакында да сораулар күп булды. 
Нәфига апа Галимова: “Өлкән кешеләргә, ялгыз яшәүчеләргә автоматлаштырылган янгын кисәтү сигнализациясен (АПС) урнаштырсалар иде”, - дигән тәкъдим белән чыкты. 
Ике сәгатьтән артык очрашуда һәрбер сорау-мөрәҗәгать язмача теркәлеп барды. 
-Сорауларның берсе дә игътибардан читтә калмый, аларның барысы да алга таба уңай хәл итүне күздә тота, - диде Айгөл Вафина. Авыл халкы мондый эшлекле очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен иде, дигән теләктә калды.

Рәзилә
Мөхәммәтрәхимова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса