Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Росгосстрах” иминият кампаниесе ярдәм итте

Бәла-каза көтмәгәндә ишек кага икән. Без дә шундый бәлага юлыктык.

30 октябрь көнне янгын чыгып, ут өебезне ялмап алды. Санаулы вакытлар эчендә бар булган мал-мөлкәтебез янып көлгә әйләнде. Кышка кереп барганда йорт-җирсез калдык без. Булыша алган һәркем ул көннәрдә безгә ярдәм кулын сузды. Барысына да рәхмәт. Әмма безнең өчен иң зур булышлык район “Росгосстрах” иминият кампаниесеннән иде. Аның җитәкчесе Ралиф Вәлиуллин, агент Зоя Захарова тиз арада барлык документларны җыйдылар  һәм безгә иминиятләштерелгән йортыбыз өчен 1 миллион 40 мең сум акча күчерелде. Аларның шулай оператив һәм үз эшләренә намуслы караулары өчен газетабыз аша ихлас рәхмәтемне җиткерәм. 
“Росгосстрах” иминият кампаниесе белән хезмәттәшлек итүем миңа әнә шундый зур ярдәм булып кайтты.  Ходай кайгы-хәсрәтләрдән, фаҗигалардән сакласын. Киләчәктә дә аларга уңышлар, сәламәтлек, куанычлар телисем килә.

Әлфия Әхмәдиева.
Зур Мәшләк авылы.

реклама

 

фото:http://rgsmuseum.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса