Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Районда бәяләр ничек җайга салына?

Редакциягә газета укучылардан беренчел кирәк-яраклар, азык-төлек продуктларына һәм ярмага бәяләр буенча күп шалтыратулар килә. .

Алар районыбыз җирлегендә ничек җайга салынган соң? Бу турыда Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Вячеслав Токранов сөйләде

- Һәр көнне без район буенча социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарлары бәяләренә мониторинг ясыйбыз. Мониторинг өчен 4 кибет алабыз. 6 апрельгә булган тикшерүләрдән күренгәнчә бездә әллә ни аерма күзәтелми. Солы яки арпа ярмасының республикада килограммы (уртача ваклап сату бәясе)  – 54,29 сум, бездә - 53,33 сум, карабодай - 71,49 сум, бездә-78 сум. Бер кибеттә килограммын  93, икенчесендә 53 сумга да  табарга була. 
Чынлап та, беренче вакытларда бөтен республика буенча бәя үзгәрүе күзәтелде. Моның төп сәбәбе – ваклап сатучыларның бәяләрне күтәрүе иде. Монда без бәяләрне куймыйбыз. Без рөхсәт ителгән бәяне 23-26 процентка гына җайга салабыз. 
Әйе, имбирь, лимонга бәяләр артты. Ләкин алар социаль әһәмиятле продукт түгел. Шуңа күрә без аларның бәяләрен җайга салмыйбыз. Мин сатучылар белән бу хакта сөйләшкәндә, алар бәянең Мәскәүдән үк артып кайтуын әйттеләр. Имбирь бәясе кисәк күтәрелде, бу турыда һәр районда да зарланалар. 
Көнкүреш товарларына килгәндә, район үзәгенең ике даруханәсендә санитар-гигиена битлекләре, антисептиклар бар.  Шулай ук районда үзмәшгульләр дә марлядан битлекләр тегеп саталар. Антисептикларның иң очсызлары 14 һәм 38 сум. Теш пасталары бәясе сыйфатына карап  82, 64, 108 сумнарда тибрәлә.  Күзәтүләрдән күренгәнчә, бу яктан бездә әллә ни борчылыр урын юк. 
Бәяләр буенча киңәшне безгә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә җибәрә. Республика бәяләре белән бездәге бәяләрне чагыштырып карыйбыз. Мәгълүматтан һәрвакыт хәбәрдар без. Кирәк булганда, шәхси эшмәкәрләрнең товар-транспорт накладнойларын соратып алабыз. Шулай итеп товарның тиешле бәядән күпмегә арттырылуын ачыклыйбыз. 
Бүгенге көндә дә бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәбез. Бәяләрне җайга салу белән, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан тыш, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев