Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Социаль мәсьәләләр

Район мәдәният йортында “Ныклы гаилә” проекты кысаларында бәйрәм үткәрелде

Район мәдәният йортында “Ныклы гаилә” проекты кысаларында Халыкара әниләр көненә багышлап тәрбиягә бала алган аналарны хөрмәтләү йөзеннән бәйрәм үткәрделәр. Ул башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге, “Бердәм Рәсәй” партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе белән берлектә оештырылды.

 Кичәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Айгөл Вафина килгән иде. Ул  аналарга район башлыгының  Рәхмәт хатын тапшырды. Тәрбиягә алынган балалар арасында спорт, музыка, компьютер буенча бәйгеләрдә алдынгы урыннарны алучылар да шактый. Алар да район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Концертны әлеге балалар үзләре оештырды. Кемдер җырлады, биеде, кемдер шигырь сөйләде, синтезаторда уйнады.  Җырлы-биюле кичә һәркем күңеленә хуш килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса