Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Котлы Бөкәш авылының “Дуслык” балалар бакчасында капиталь ремонт бара

Республикабызда кабул ителгән төзелеш, төзекләндерү буенча программалар районыбызда да уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда сафка бастырылган мәдәният йортлары, медицина учреждениеләре, балалар бакчалары шуның ачык мисалы.

Агымдагы елның 1 апреленнән Котлы Бөкәш авылының “Дуслык” балалар бакчасы да капиталь төзекләндерү эшенә тукталган. Бүген биредә “Ассет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (прорабы Ринат Вәлиев) төзүчеләре шактый күләмле эшләр башкарырга өлгергәннәр инде. Аерым алганда, беренче һәм икенче катларда җылыту һәм суүткәргеч, канализация системаларын яңарту, 3 яшькәчә булган балалар төркеме бүлмәләрендә җылы идәннәр җәю кебек эшләр тулысынча төгәлләнгән. Һәркайсы үз чираты белән бара. Төзүчеләр өчен иң мөһиме -  сыйфат, эшне намус белән үтәү. Башкарыласы эшләр дә әле шактый. Шушы араларда тәрәзәләр алыштыру эшенә керешәчәкләр.

-“Дуслык” балалар бакчасы 1988 елда төзелгән. Без һәр елны яңа уку елына аны үзебезчә буйыйсын буяп дигәндәй, ремонтлый идек. Соңгы елларда аны төзекләндерүгә байтак кына чыгымнар да китте. Быел бакчада, республика программасы нигезендә, капиталь төзекләндерү эшләре башлангач бик сөендек. Хәвеф-хәтәрсез генә ахырына кадәр җиткерергә насыйп булсын инде, - ди балалар бакчасы мөдире Фәридә Мөхәммәтҗанова.

Нәниләр әлегә җәйге ялда. Озак та үтмәс, алар өр-яңадан “киенгән”, нурлы, матур бакчага килерләр. Бу балаларның гына түгел, әти-әниләрнең, бакча коллективының да якты теләге, олы шатлыгы.

Ф.Фазылова .

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса