Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Хафаланмыйк, төшенкелеккә бирелмик райондашлар

Россия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итте. Үзизоляция вакытында район халкы көннәрен ничек уздыра? Шул турыда сораштыру үткәрдек.

 

 Гүзәл Хәбибуллина:
 -    Кемдә ничектер, ә менә мин, китап белән “җенләнгән” кеше буларак, рәхәтләнеп китап укыйм. Дөньясыннан аерылып, әсәр эченә кереп бетеп, геройлар тормышы белән яшәп, алар белән бергә елап, көлеп укыйм мин. Әйтеп аңлатып бетерә алмаслык рәхәт халәт. Минем кебек китап укырга яратучылар мине һичшиксез аңларлар. 
Күптән түгел башланып киткән XI әдәби марафонда катнашам. Үзем укыган әсәрләрдән өзекләр китереп, укучыларны таныштырып бару максатым. Әлеге марафонны  Рәсимә апа Гарифуллинаның әле яңа гына табадан төшкән, “Адашкан” китабына кертелгән “Ялкын ярлыкамый” повесте белән башлап җибәрдем. Шуның кадәр бай тел белән язылган әсәрнең сюжет сызыгы тагын да мавыктыргыч. Аерылмыйча, тиз-тиз генә укып чыгарга ымсындырып тора. Кайбер геройлар, аларның язмышлары  миңа таныш та булып чыкты. 
Моннан тыш укырга максат итеп куелган “Идел”, “Сөембикә” журналлары да әкрен генә үз чиратларын көтеп яталар. 
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова:
- Өйдә утырырга дигәч, капка төбеннән ары читкә китмибез. Гаилә белән ашарга әзерлибез, китаплар укыйбыз. Язабыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Күңел эштә, ял итәргә урын калдырмыйбыз. Башкарган эшләребез ял белән үрелеп бара, төшенкелеккә бирелмибез. Һәммәбезгә дә исән-сау булырга язсын.
Алсу Вафина:
- Бу атналарда гаилә белән вакытны үткәрергә менә дигән мөмкинлек. Дөнья куып бер-беребезгә вакыт җиткерә алмый идек югыйсә. Без төшенкелеккә бирелеп утырмыйбыз. Һәр көннән ямь табарга өйрәндек. Тәмледән тәмле ризыклар белән гаиләмне сыйлыйм. Балалар янәшәдә миңа булышып йөриләр. Бергәләп китаплар да укыйбыз. Мультфильм, кинолар карыйбыз. Менә бүлмә гөлләрен дә күчереп утыртырга җай чыкты. Тузаннар сөртеп, тәрәзә пәрдәләрен юып элгәч өйдә тагын да күңеллерәк булып китте. Бергә булыйк, өйдә булыйк. 
Наилә Хәкимова:
- Әлеге ял атналары минем эчке халәтемә бәйле буларак барлыкка килгән диярсең. Өйдә утырып эшләү, күбрәк вакытны гаиләм белән бергә уздыру күңелемә аеруча рәхәт. Үзизоляциянең бик күп уңай яклары бар бит. Бу көннәрне   ата-ананың сынала торган вакытлары дияр идем. Балаларга игътибар бирү, вакытны ничек итеп файдалы һәм күңелле үткәрү - болар барысы да гаилә башлыкларының фантазиясеннән тора. Безнең гаиләгә килгәндә, ешрак тәмле ризыклар пешереп сыйланабыз, газета-журналлар укырга да вакыт җиткерәбез. Кызым фортепиано дәресләреннән өйрәнгән матур көйләр уйный. Кыскасы, вакытыбызны күңелле үткәрәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса