Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Гаилә учагы булдыруда ярдәм итү - очрашуның төп максаты

“Ныклы гаилә” проекты буенча районыбыздагы демографик торышны игътибарга алган “түгәрәк өстәл”  оештырылды.

Әлеге очрашуның максаты гаилә булдыру һәм аны саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү иде. “Түгәрәк өстәл”дә Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе районының җәмәгать судьясы Миләүшә Галимова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова, акушерка Любовь Бәдретдинова, мәгариф бүлеге педагог-психологы Энҗе Гыймадиева, мөхтәсиб Рамазан хәзрәт, Сергей атакай, Татарстан Республикасы Мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, Балык Бистәсе районы яшьләр парламенты һәм районның аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Олеся Караганова, “Молодая семья” клубы җитәкчесе Айгөл Заһитова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова катнаштылар. Һәрберсенең әйтер сүзе бар иде. Алар районда демографик хәлне яхшырту буенча фикер алыштылар, тәкъдимнәр әйттеләр. Хәзерге җәмгыятьтә гаиләнең роле һәм әһәмияте, гаилә иминлеге мәсьәләләре, аерылышу сәбәпләре турында сөйләштеләр. Районда күпме бала туган, күпме гаилә корылган, аерылышулар саны турында да мәгълүмат бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса