Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсендә Үзәк мәйданны төзекләндерү дәвам итә

Районда үзәген матурландыру, төзекләндерү эшләре дәвам итә.

 Бу турыда безгә башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев болай диде:
-Агымдагы елны Ленин урамындагы мәйданчыкны матурлау дәвам итә. Биредәге эшләр “Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру” (“Формирование комфортной городской среды”)  федераль проекты, “Торак һәм шәһәр мохите” (“Жилье и городская среда”) милли прокеты кысаларында тормышка ашырыла. Төзекләндерү эшләрен август ае ахырында төгәлләргә планлаштырабыз. Бүгенге көндә ком җәю, вак таш салу, бетон ясау эшләре бара. Аннан брусчатка җәеләчәк. Янәшәдә яшеллек зонасы булдырып, агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртылачак. Моннан тыш стела ясап куелачак. Гашыйклар паркы да булдырылачак. Киләсе елга әлеге парк янәшәсендә ЗАГС бинасы төзергә планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса