Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсендә төзелеш эшләре тукталмый

Узган еллар белән чагыштырганда, эшләргә теләүчеләргә хәзер дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү чаралары күбрәк. Илкүләм проектлар гражданнарның тормышын төрле өлкәләрдә яхшыртуга юнәлдерелгән.  

Безнең районда мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл җирлеге биналары төзү, капиталь ремонт, «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндерү проектлары тормышка ашырыла.

Узган атнада муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев район территориясендә республика программалары буенча тормышка ашырыла торган төзелеш объектларында булдылар. Шунысы куанычлы, планлаштырылган эш, алдагы еллардан аермалы буларак, шактый масштаблы күренә һәм барысы да җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып эшләнә. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм яңарту актуаль мәсьәлә булып тора. Фельдшер-акушерлык пунктларын, «Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында Бирдебәк һәм Анатыш авылларында ФАПлар төзелә. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең 45 проценты төгәлләнгән.
«Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» илкүләм проектын тормышка ашыру максатында Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Башлангыч мәктәп һәм спорт залы тулысынча ремонтланачак. Мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләре өлешчә башланган. Хәзер каникуллар вакытында һәм имтихан тапшыру чоры тәмамланганнан соң төзүчеләр тулы күләмдә эшкә кереште. Бүгенге көндә төзүчеләр сүзләренә караганда, ремонт эшләре вакытында тәмамланачак һәм 1нче сентябрьдә гимназия үз укучыларын каршы алачак. Башка төзелеш объектларында – Күгәрчен һәм Балык Бистәсе 2 нче мәктәпләрендә  "Азык-төлек блокларын ремонтлау" программасы буенча эшләр дәвам итә. Олы Елга һәм Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә 1 июльдән "Заманча мәктәп" федераль проекты буенча кабинетларга капиталь ремонт ясауга керешергә планлаштыралар. 
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында алданрак язганча, Балык Бистәсе һәм Масловка авылларында 10 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре башланган. Йорт ишегалларында юл төзәтү  эшләре Балык Бистәсе поселогында Мәктәп тыкрыгы, 13 йортта, Ф. Әхмәдиев ур., 50 йортта, Җиңү ур., 16, Совет ур., 39, Октябрьская ур., 1 йорт адреслары буенча тәмамланган.

Аделина Кайманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса