Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә узган референдум нәтиҗәләре

2019 елның 24 нче ноябрендә Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум үтте. Референдум үткәрү исемлегенә кертелгән 6164 кешенең тавыш бирүдә 3408 е (55,29 процент) катнашты. Үзара салым кертүне яклап катнашучыларның 2874 е (84,33 процент) тавыш бирделәр. Бу 50 проценттан артыграк. Халыктан җыелган акча шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерүгә тотылачак.

Үзара салым программасының популярлыгы елдан-ел арта. Халкыбыз да шуны аңлап референдумнарда актив катнашып килә.
Балык Бистәсенең мәдәният йорты һәм беренче номерлы гимназия мәктәбендә урнашкан участокларда да гражданнарның үзара салым кертү буенча җирле референдумында тавыш бирергә килүчеләр саны иртәнге сәгатьләрдә үк шактый иде. Әлеге чарадан өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән яшьләр дә читтә калмады. Һәркем районыбыз матур, төзек булсын өчен тырыша.
-Референдумда катнашу һәм тавыш бирү бик мөһим. Үзара салым программасының эшләп килүе җирлектәге көнүзәк мәсьәләләрнең тизрәк хәл итүенә зур булышлык ул, - ди Балык Бистәсеннән Венера Шәмсевәлиева. 

(тулысынча газетадан укый аласыз)

Фәрвәз КАЮМОВА.

Гөлназ ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса