Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе муниципаль районында наркотикларга каршы көрәш ничек оештырылган?

Районда наркотик, психоактив матдәләр, хәзер “мода”га кергән “снюс” электрон челем катнашмалары таралуга киртә куйыйк дисәк, эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф органнарының, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт, социаль яклау бүлекләренең, авыл җирлекләренең, җәмәгать, дини оешмаларның, масса күләм информация чараларының, битараф булмаган барлык гражданнарның бердәм булып көрәшкә күтәрелүе кирәк әлбәттә. Бу җәһәттән, Балык Бистәсе муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенә кергән профилактика субъектлары нинди эшчәнлек алып баралар соң?

 Илдар Тимербулатов - район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары:
-Агымдагы елда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаятьләр теркәлмәде.  Шул ук вакытта наркотик куллануга бәйле дүрт административ хокук тәртибе бозу факты ачыкланды . Бер кеше диагностик тикшеренү узудан баш тартканы, өч кеше табиб билгеләвеннән тыш наркотик матдә кулланганы өчен җавапка тартылдылар. Суд тарафыннан диагностика узу, кирәк булганда медицина учреждениеләрендә дәвалану билгеләнгән кешеләрне контрольдә тоту буенча чаралар уздырыла. Район прокуратурасы белән берлектә наркотик матдәләрне тарату һәм рекламалау өчен файдаланыла торган сайтларны ачыклау һәм блокировкалау буенча чаралар күрелә. Атна саен наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән район территориясендә автотранспорт чараларын тикшерү буенча рейдлар үткәрелә.
16 - 27 мартта үткәрелгән “Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!”  Бөтенроссия акциясе уздырылды. Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан, акция кысаларында планлаштырылган чараларны тулы күләмдә үткәрү мөмкин булмады. Әмма без акцияләр белән генә чикләнмибез. Даими рәвештә  бу афәткә каршы  оператив-профилактик чаралар уздырыла. Бигрәк тә наркотик матдәләр кулланучы балигъ булмаган үсмерләрне, аларны бу яман гадәткә тартырга омтылучыларны ачыклауга зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән, мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Балалар арасында наркотик куллануның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, моның өчен нинди җаваплылык каралганлыгы хакында аңлату эшләре алып барыла.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 

Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса