Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе муниципаль районына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең вәкиле булды

22 нче ноябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Розенталь эш визиты белән килде.

22 нче ноябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районына Федераль  монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Розенталь эш визиты белән килде.
Район җитәкчелеге белән булган әңгәмә вакытында ул  районның, шул исәптән  үзәкнең һәм авыл җирлекләренең үсеш перспективалары мәсьәләләренә үз фикерләрен белдерде. Аннан ул гражданнарны кабул итте. Нигездә, монополиягә каршы хезмәт вәкиленә оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр мөрәҗәгать итте. Алар сатып алуда катнашу тәртипләре, төзелгән контрактларның үтәлеше кебек үзләрен борчыган сорауларга тулы җаваплар ишеттеләр.
Андрей Розентальнең эш графигына Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә “ачык дәрес” үткәрү дә каралган иде. Үзенең ярдәмчесе, монополиягә каршы тору күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре, якташыбыз Алсу Мөхәммәтшина белән 7-9 сыйныф укучылары өчен Федераль монополиягә каршы хезмәтнең эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Гади һәм аңлаешлы итеп бу хезмәтнең ни өчен кирәклеген, нинди мәсьәләләрне хәл иткәнен, үз вазыйфаларын кайсы федераль законнарга нигезләнеп үтәгәннәрен, гражданнарның шикаятьләрен тикшергәннәрен һәм законнарны бозуга юл куймау кебек бурычлар хакында сөйләделәр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Таңсылу МИНҺАҖЕВА. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса