Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ат чабышлары - Сабантуй күрке

Ат чабышлары-Сабантуйның аерылгысыз өлеше. Быел алар Илһам Валеев призына үткәрелде. 

Алар арасында 1 урынны «Берлиоз» атында Дмитрий Булыгин («Алексеевскдорстрой») яулады. Икенче урында-Валерий Максимов «Пальмира Чис»да (Чистай ипподромы"), өченче урында-Хәлил Латыйпов «Клай Чис» атында («Чистай ипподромы»).
Чиста токымлы атлар арасында чабышларда 1 урын - «Тәлгать» атында Кубан Керемкулов ("Зюзино" җәмгыяте);  2 урын – Михаил Недорезов «Марсель» атында ("Алексеевскдорстрой" җәмгыяте); 3 урын-Салават Сабиров «Лобода» атында ("Бариев Р.Г."КФХ).
Җирле токымлы атларда 1 урынга «Батыр» атында Альфред Шәмәрданов («Вәли Шамухаметов» хуҗалыгы) чыкты. 2 урында - Айрат Низамов «Аливия»  атында («Нәбиуллин Ш.Г.»  хуҗалыгы); 3 урында - «Сандугач» атында Салават Гобәев («Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе»).
Токымнары яхшыртылган  атлар чабышында финишка беренче булып "Кашка" атында Рәмзил Садыйков килде («Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе»). Икенче призер - «Цыган» атында Михаил Недорезов («Алексеевскдорстрой» җәмгыяте), өченче - Күки авыл җирлегеннән "Ливия" атында Ринат Ризванов.
2021 елгы ат чабышларының абсолют чемпионы дип «Бариев Р. Г.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Салават Сабиров танылды.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса