Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булды

    Сертификат тапшырылды

    Шушы көннәрдә район Мәдәният йортында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булды.
    Наталья Бострикова һәм Гүзәл Сафина гаиләләре ия булды аңа. Сертификатны Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Марясова тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина якынлашып килүче Әниләр көне белән котлап әлеге гаиләләргә бүләк тапшырды. Кунакка "Семьяведение" курсына йөрүче укучылар да килгән иде. Матур гаилә бәйрәмен ничек узуын кызыксынып карады алар. Соңыннан бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.
    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: