Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Зәм-зәм” чишмәсенә нур инде

    Чишмәләр, чишмәләр! Бөтен тереклек дөньясын татлы суы белән ләззәтләндергән, бернинди музыка коралы да чыгара алмаган чыңлавы белән күңелләрне иркәләгән чишмәләр турында нинди генә шигырьләр, җырлар язылмаган. Гомумән, үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Саф чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа...

    Чишмәләр, чишмәләр! Бөтен тереклек дөньясын татлы суы белән ләззәтләндергән, бернинди музыка коралы да чыгара алмаган чыңлавы белән күңелләрне иркәләгән чишмәләр турында нинди генә шигырьләр, җырлар язылмаган. Гомумән, үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Саф чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да, үзенең туган ягын онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.
    Чишмә суы элек-электән иң кадерле сыйлардан саналган: кунак килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса, чишмә суыннан чәй куйганнар. «Суыбыз бик тәмле безнең», - дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар.
    Хәзер чишмә юлын таптаучыларның саны елдан-ел азая. Керне машина юа, су краннан агып тора... Ләкин авыл халкы чишмәләрне онытып бетерми, чөнки алар су чыганагы гына түгел, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да.
    Элек яшь кызлар чишмә юлында үзләренә бәхет, саулык сораганнар. Күпме парлар чишмә буенда күрешеп, вәгъдә бирешкәннәр. Әле хәзер дә авылыбызда Ураза, Корбан гаете бәйрәмнәрендә ир-атлар мәчеткә киткәч, хатын-кызлар чишмә суы алып кайталар.Чишмәгә төшкәндә, менгәндә теләкләр теләнә. Чөнки бу көндә чишмә юлында теләнгән теләкләр кабул була дигән сүз дә бар.
    Соңгы елларда авыл халкы Түбән Тегермәнлек авылы уртасында агучы "Зәм-зәм" чишмәсенең суы юшкынлы, каты дип, машина белән күрше Югары Тегермәнлек авылына йөри башлаган иде. Һәм менә, ниһаять, Түбән Тегермәнлек халкы да зур бәхеткә иреште: Нурулла Әхмәдуллин җитәкчелендә "Зәм-зәм" чишмәсе төзекләндерелде.
    "Бу чишмәне яңарту уе күңелдә күптән йөри иде инде. Күрше Югары Тегермәнлек авылында барлык чишмәләрне дә яңарттылар, безгә дә эшләргә иде дип туганнарга, дусларга гел әйтә килдем. Чөнки кеше сусыз яши алмый, ә авыл чишәсе берәү генә. Бөтен халык шунда йөри.
    "Өске һәм аскы коены аерырга кирәк, шуннан соң су чистарырга тиеш. Өскесен "Ат коесы" дип йөртәләр, астагы коеның суы йомшак, анысы эчәргә яраклы" дип, бабай белән Нәҗип абый гел әйтәләр иде.
    Суның, чишмәнең кадерен мин Әфганстанда хезмәт иткәндә нык аңладым. 50-60 градус эсседә тауларга менгәндә эчәсе килү, суга тилмерүне күп күрдем. Чөнки анда бездәге кебек чишмәләр юк", - ди Нурулла абый.
    Ул озак вакыт чишмәне яңарту уе белән янып йөри. Үзенең уен Салехард шәһәреннән ялга кайткан авылдашлар Вилдан һәм Фәрит Сәүдаханов белән дә бүлешә. Алар: "Әйдә, Нурулла, алын бу эшкә, син моны башкарып чыга алачаксың", - диләр.
    Шуннан соң Нурулла абый туганнарына, дусларына, күршеләренә, читтә яшәүче авылдашларына мөрәҗәгать итә. Алар да ярдәм итәргә әзер булуларын әйткәч, осталар эзли башлый. РизванСафин, ЗөлфәтАхсанов, Ямаш авылыннан Рафис Бәдретдинов әлеге эшкә алыналар. Материалны Фәнис Гәләветдинов алып кайта. Эш башлагач эш арта дигәндәй, 4-5 көндә бетәр дип тотынган эш 7 көнгә сузыла. Башта югары коеның суын аералар. Ташны ватып, аска 12 метр торба салып, улакка тоташтыралар.
    "Ике коены эшләгәч, улак өстенә түбә дә ясарга булдык. Эшләгән эшебез җиренә җитсен, балалар кечкенәдән чишмәнең кадерен белеп үссенәр дип, чишмәнең исеме белән ай эшләттем. Хәзер чишмәнең суы чиста, йомшак.
    Аллага шөкер, бу зур эшне башкарып чыктык. Матди ярдәм күрсәткән авылдашларгазур рәхмәт. Район башлыгы Илһам Валеев чишмәне килеп күргәч, чишмәдән тауга кадәр вак таш китертте. "ВЗП "Рыбная Слобода" җитәкчесе Рәкыйп Гимадиев, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Дмитриев һәм мәктәп директоры Вахит Гәйнуллинга да ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм", - ди Нурулла абый.
    Чишмәләр - табигатьнең матурлыгы. Кеше кулы белән дә матурлык өстәлсә, табигатькә күңел тагын да ныграк тартыла. Чишмәләргә бигрәк тә. Авыл уртасыннан агучы "Зәм-зәм" чишмәсен яңарткач, авылга ниндидер бер ямь өстәлеп киткәндәй булды, әйтерсең лә, нур иңдерелде. Аллага шөкер, хәзер бөтен авыл халкы, кунаклар тирә-яктагы матурлык белән хозурланып, чишмәбезнең тәмле суы белән ләззәтләнә ала.Авыл халкы "Зәм-зәм" чишмәсен төзекләндерүдә башлап йөргән Нурулла Әхмәдуллинга һәм әлеге изге гамәлне башкаруда үзеннән өлеш керткән барча кешегә дә рәхмәтле.
    Мәдинә Ваһапова:Өебез тау астында урнашканга күрә су кертә алмадык. Шунысы рәхәт, чишмә якында гына. Әйтерсең лә әлеге чишмәне, безнең өчен генә яңарттылар.
    Мин үзем Балтач районында туып-үстем. Безнең якта чишмәләр юк. Туганнырым кунакка килгәч, "Карагыз безнең нинди матур чишмәбез бар", - дип мактанып та алдым әле. Суга чыкмаган көнне дә, чишмәне карап керәм. Әлеге матурлыкка карап күңел сөенә.
    Нәҗип Мостафин: Чишмәбез бик начар хәлдә иде. Инде күпме еллар авыл халкы комлы, юшкынлы су эчәргә мәҗбүр иде. Шушы изге эшне башкарып зур савап алды егетләребез.
    Сиринә Мөхәммәтҗанова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: