Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Якын, җылы караш

    -Үткәннәр белән яшәп булмый, Илһам абый, тормыш дәвам итә, һәр мизгелнен тәмен тоеп кала белергә кирәк. Өйләнергә кирәк сезгэ, - дип юатырга тырышты аны укучысы Ринат. Тик Илһамнын гына үткәннәрдән аерыласы килми шул. Ничек итеп тормышның дөрләп, яшьнәп узган вакытларын оныта алсын ди ул. Алар Мәдинә белән яшьлекнең чәчәк аткан...

    -Үткәннәр белән яшәп булмый, Илһам абый, тормыш дәвам итә, һәр мизгелнен тәмен тоеп кала белергә кирәк. Өйләнергә кирәк сезгэ, - дип юатырга тырышты аны укучысы Ринат. Тик Илһамнын гына үткәннәрдән аерыласы килми шул. Ничек итеп тормышның дөрләп, яшьнәп узган вакытларын оныта алсын ди ул. Алар Мәдинә белән яшьлекнең чәчәк аткан вакытында тыныштылар. Илһам аспирантурада, Мәдинә шул ук уку йортының икенче курсында укый иде. Озын толымлы, чем кара кузле чибәр авыл кызы егет йөрәгенең иң туренә кереп урнашты. Бер ел чамасы очрашып йөргәннән соң, егет кызга мәхәббәтен аңлатып, гомерлеккә бергә булырга сорады. Кызыкай да ризалыгын бирде. Көндезгедән читтән торып уку бүлегенә күчте. Бер-бер артлы алма шикелле өч бала алып кайталар.
    Гомерләренең иң күркәм чоры җитеп, оныкларның матур итеп үсеп килгәненә сөенеп, сокланып яшәп яткан вактында Мәдинә апа чирләп дөнья куйды. Илһам абый хезмәт көче белән булдырган өч булмәле йортында бер ялгыз калды. Тормышның шатлыгын да, ачысын да бергә татып яшәгән гөмерлек ярын югалту бик авыр иде аңа. Йортың һәр почмагында, һәр җиһазында хәләл җефетенең җылысын тойды....
    Илһам үз эшенә кереп чумса да, кичләрен күзенә йокы кермәде, озын караңгы төннәр эчендә изаланды. Әти кешенең ялгызы тилмерүен күреп, балалары да куңелсез йөрде. Еракларга китеп урнашкан өч кызынын да уз тормышы икәнен яхшы аңлый ул. Аны үз яннарына чакырып карасалар да, рәхмәт әйтеп кенэ баш кага иде. Кунакларга йөрергә яратмаса да, узенә килгәннәрне сөенеп каршы ала. Менә шундыйларнын берсе укучысы Ринат аңа еш килгәли. Берсендә тагын бер кабатлап ул: "Илһам абый, сиңа өйләнергә кирәк," - димәсенме. "Яшьләр, яшьләр..." - дип әйтеп куйды ул. Бу анын укучысына ачулануы түгел, ә киресенчә бу сүзләрне шаярту итеп кенә кабул итте. Ничек итеп гомеренең күп өлешен яшәп, янәдән өр яңа тормыш башлау ди! Мәдинәсен ул беркемгә дә алыштыра алмас.
    Менә аларның кич кырын подьезд төбендә ял итә торган эскәмәйләре. Илһам эштән соң, монда озаклап утыра, көч-хәл җыя, үткәннәрен кабат-кабат хәтереннән кичерә. Янәшәдә утырган әбиләрнең гапләшүенә дә колак сала, дөнья хәлләрен ишетә, аннан тагын уйга чума... Каршыдан ике кулына да зур сумка кутәреп, үтеп баручы ханымга игътибар итмичә кала алмады ул. Бу яшь кенә ханым көн дә шулай күтәренеп узып китә торган иде. Тик бүген ул ничектер узенчәлекле булып күренде аңа. Шул чак янәшәдәге әбиләрнең шыпырт кына: "Ике баласын бер ялгызы үстерә бит ул", - дип әйтүен ишетеп алды Илһам абый. Бу куренешкә тыныч кына карап тора алмыйча, урыныннан сикереп торып, ханым артыннан чапты. "Исәнмесез, мөмкин итегезче, пакетларыгызны күтәреп барыйм," дигән тәкъдименә карата ягымлы, якын, йөрәккә үтеп кередәй җылы караш тойды ул...
    фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: